15 июльдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә ведомствоара комиссия утырышы булып үтте. Аның нәтиҗәсендә 4 мең литрдан артык конфискацияләнгән спирт продукциясен юк итәргә дигән карар кабул ителде.
Юк ителергә тиешле 4 мең литр алкогольнең 1860 литрын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның төбәк органнары әйләнештән алган. Моннан тыш, 5 литрлы савытларга тутырылган, составында спирт булган 243 литр эчемлекне ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тоткарлаган. Татарстан Республикасында Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәк идарәсе 2 мең литрдан артык ялган «әрмән коньягы»н юк итәргә җибәргән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте.