27 августта, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстан җитәкчелеге һәм Мәскәү төбәге фән интеллигенциясе катнашында “Татарстан - Мәскәү” форум-очрашуы үтәчәк.
Чарада Татарстан җитәкчелеге, республиканың мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат агетнлыгы, Фәннәр академиясе, Язучылар, Композиторлар, Журналистлар, Театр әһелләре, Кинематографистлар берлекләре, Бөтендөнья Татарлар конгрессы башкарма комитеты, “Яңарыш” фонды, Казан (Идел буе) федераль университеты, Сәүдә-сәнәнгать палатасы җитәкчеләре, Бөтенроссия халык санын алу белгечләре, дини һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак, дип көтелә.
Очрашу башланганчы “Яңарыш” фондын презентацияләү, сәнгать- һәм фотокүргәзмәләр, китап ярминкәләре, Татарстан һәм Мәскәүдән фольклор коллективлары чыгышлары, халык һөнәрчелеге җәүһәрләрен күргәзмә-ярминкәсе, иҗади берлекләрнең тематик секцияләрдә эшләве, дискуссияләр үтәчәк, дип хәбәр итә “Татарлар”.