Газа секторына гуманитар ярдәм алып килүче «Надежда» корабы Мисырга китәргә мәҗбүр булды. Кичә Израиль 3 елдан бирле блокада астында булган Газага барырга теләгән корабны кире борылырга өндәде. Израиль таләп үтәлмәгән очракта корабның кулга алыначагы турында кисәтте.
Кораб Ливия флагы астында йөзсә дә, аны Муаммар Каддафи хәйрия фонды оештырган иде. Фонд гуманитар ярдәм төялгән корабны бернигә дә карамастан, Газага җиткерергә теләде. Әмма кичә корабны Израиль хәрбиләре чорнап алган һәм алар тукталырга мәҗбүр булган иде. Бүген алар мисырга таба йөзә башладылар.
Мисыр хакимияте кораб Мисыр портына килгән очракта, гуманитар ярдәмне Газага илтергә ярдәм итәчәген белдерде, дип хәбәр итә РИА «Новости».