11-21 июль көннәрендә Кукмара районының Өркеш авылында урнашкан «Фәния бикә» мәдрәсәсендә мөселман гаиләләре өчен ял итү мөмкинлеге тудырыла. Әлеге чараны ТР Мөслимәләр берлеге ярдәме белән мәдрәсә оештыра.
Кукмара районында мондый гаилә лагере оештыру матур гадәткә әверелә бара. Биредә гаиләләр өчен спорт ярышлары, төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Шулай ук әти-әниләр һәм балалар ислам нигезләре буенча дәресләргә дә йөри ала.
Мондый чара мөселман гаиләләре арасында зур кызыксыну уята, ди оештыручылар.