Алабуга дәүләт педагогика университеты агымдагы елның 5-6 октябрендә өченче Халыкара төрки телләр белеме конференциясен уздыра.
Җыенга телчеләр, әдәбиятчылар, тәрҗемәчеләр, укытучы-методистлар һәм мәдәният хезмәткәрләре чакырулы.
Конференция вакытында хәзерге тюркологиянең көнүзәк мәсьәләләре тикшереләчәк. Конференциядә төрки халыклар тарихы, топонимикасы һәм ономастикасы, чагыштырма филология һәм тәрҗемә мәсьәләләре, төрки халыклар фольклоры, әдәбияты, төрки телләр һәм әдәбиятларны укыту методикасы проблемаларына кагылышлы юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».