Балык Бистәсендә балалар өчен мөселман лагере эшли башлый. Ачылу тантанасы 16 июльгә тәгаенләнгән.
Лагерьда районның төрле авылларыннан 50дән артык бала ял итәчәк. Балык Бистәсе районының Балалар иҗат үзәге педагогы Наилә Садретдинова сүзләренчә, лагерь 10 көнгә исәпләнгән. Балалар биредә ял итеп кенә калмаячак, ә ислам дине нигезләренә, намаз, Коръән уку серләренә өйрәнәчәк.
«Быел лагерь көндез генә эшләячәк. Аны тәүлек буе эшли торган итәсе килгән иде. Әмма быел килеп чыкмады», - ди Наилә ханым. Алдагы елларга аны тәүлек буе эшли торган тулы канлы ял лагере итәргә исәплиләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».