«Иман» нәшриятында «Йосыф галәйхиссәлам кыйссасы» дип исемләнгән китап дөнья күрде. Ул бөтен Пәйгамбәрләр турында сөйләүче «Кыйссасел әнбия» китабының бер өлеше булып тора.
Билгеле булганча, татарларда Йосыф пәйгамбәр тормышы белән бәйле тарихларны яратып укыла. Бу тарихларның күбесе әдәби әсәсрләр иҗат итүгә дә нигез булган.
Кыйссаны иске татар теле язуыннан Әхмәт хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе студентлары күчергән, дип хәбәр итә Islamrt.ru.