Россия Федерация Советы машина йөртүчеләргә алкогольне тулысынча тыю турындагы законны хуплады. «Юл хәрәкәте иминлеге турындагы» законның 19 маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.
Законга төзәтмәләр юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан эшләнә. Чөнки юлдагы күңелсезлекләрнең күбесе исерек йөртүчеләр аркасында килеп чыга икән. Хәзер исерткеч эчемлекләр кулланган, наркотик яки башка мәтда куллану нәтиҗәсендә исергән халәттә машина йөртү тыела.
Шулай ук Административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелә. Чөнки моңа кадәр әлеге кодекс буенча 1 литр канда этил спирты күләме 0,3 граммнан яки үпкәдән чыккан 1 литр һавада 0,15 миллиграммнан артканда гына кеше җаваплылыкка тартыла ала иде. Ә бу ярты литр сыра, 40 грамм аракы яки бер бокал шәраб эчкәндә дә машина йөртергә ярый дигән сүз.
Хәзер исә канда спирт бөтенләй булмаска тиеш. Машина йөртүчеләр өчен «коры закон» Европа тәҗрибәсенә таянып кертелде. Европаның күп илләрендә инде күптәннән эчкән килеш машина йөртергә ярамый