7 июльдә Әлки районы имам-мөхтәсибе Исламетдин хәзрәт Шәйхетдиновка 80 яшь тулды. Аның юбилее һәм күпеллык тырыш эшчәнлеге уңаеннан ТР Диния нәзарәте аны «Халыкка хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.
Исламетдин хәзрәт Татарстанда танылган дин вәкилләренең берсе. Ул озак еллар яшь буынны исламга җәлеп итү, дини-әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә зур тырышлык куеп эшләгән шәхесләрнең берсе.