Согуд Гарәпстанында яшәүче бер төркем мөселман ирләре утырып калган кызлар мәсьәләсен хәл итәргә алынган. Моның өчен алар күпхатынлылыкны пропагандаларга һәм җәелдерергә хыяллана.
Шушы максаттан алар «Facebook» челтәрендә «Без дүрт хатын телибез!» дигән төркем булдырган. Дөрес, Согуд гарәпстанындагы кияүгә чыкмый калган кызларны рәсми рәвештә беркем дә санап карамаган. Әмма аларның саны шактый күп булырга тиеш, дип исәпләнә. Чөнки Гарәпстанда туйның бәясе шактый кыйммәт тора.
Ирләр бу уңайдан гарәпстанның берничә хатын тотарлык теләге һәм мөмкинлеге булган һәр ир-аты кияүгә чыкмыйча калган хатыннар проблемасын хәл итүгә үз өлешени кертергә тиеш, дип белдерә. Интернетта ирләргә иренче яки өченче хатын эзли торган махсус хезмәтләр дә булдырылган инде, дип хәбәр итә MIGnews сайты.