Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко, аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле, эш графикларын үзгәртергә киңә итә.
Аның фикеренчә, эшне күбрәк иртән һәм кичке якта башкарырга кирәк. Көндез исә, иң кызу вакытта, озынрак тәнәфес ясарга мөмкин. Кызу климатлы илләрдә төшке аштан соң ял итү - сиеста традициясе күптән яши. Ул көндезге 12дән 15 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Табиблар кызу вакытта сәламәтлеккә игътибарлырак булырга өнди. Алар салкын су эчмәскә, туңдырманы күпләп ашамаска, кондиционерлар белән мавыкмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска өнди.