Россия ислам университетыннан укытучылар делегациясе Сириягә фәнни командировкага китте. Галимнәр делегациясен Россия ислам институтының фән буенча проректоры, Диния нәзарәте карамагындагы Галимнәр советы рәисе Рөстәм Батыров җитәкли. Казан галимнәре Дамасктагы «Әбу Нур» университетында тәҗрибә уртаклашачак.
Делегация составына тагын Галимнәр советы әгъзалары, РИИ деканнары Сәет-Дамир хәзрәт Шәһәбиев белән Габдулла хәзрәт Әдъгамов, ислам институтында белем бирүче Илмир Хисамов та кертелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта шушы ук университетта Татарстаннан бер төркем имам-мөхтәсибләр дә белем күтәрә. Алар Сириядә 40 көн дәвамында булачак.