Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендәге 2 аэропортта да «чишендерә» торган сканерларны кулланмаска булганнар.
Мондый сканерлар очкычка утырганчы кешене салкын корал, шартлаткыч кебек әйберләр булу-булмауга тикшерә. Бу вакытта экранда кеше киемсез күренә. Әлеге җайланманы белгечләр ислам әхлагына туры килми, дип бәяләгәннәр.
Моннан тыш, аэропорт җитәкчелеге бу адым белән пассажирларның шәхси тормышына хөрмәт белән каравын күрсәтергә булган. "Русские Эмираты" сайты хәбәр итүенчә, сканерлар пассажирларны тикшерә торган башка системаларга алыштырылачак.