Россия Мөфтиләр советы рәисе шәех Равил Гайнетдин илдәге мөселманнар, ниһаять, тарихи яктан да законлаштырылырга тиеш, дип исәпли. «Мөхәммәд (с.г.в.) тарафдарлары нигезләгән Идел Болгарстаны да, Алтын Урда да, Төньяк Кавказдагы мөселман кабиләләре дә, Шамил имамлыгы да Россиягә нигез салучылар буларак танылырга тиеш. Киев Русе һәм Мәскәү князьлеге кебек үк. Әлеге дәүләтләрнең үз вакытында Мәскәү яки Петербург белән сугышуы, соңрак Россия империясе составына керүе безнең өчен оят түгел. чөнки рус җиренең күп кенә князьлекләре шулай ук Мәскәү тарафыннан яулап алынган. Алар үзләренең тарихи ролен кайтарып бетереп бара. Мөселманнарга да моны эшләргә рөхсәт бирелергә тиеш. Без, Мәскәүдә яшәүче мөселманнар, үзебезне Россия гражданлык җәмгыятеннән аерым санамыйбыз», - дип белдерде ул «Независимая газета»га биргән әңгәмәсендә.
Әңгәмә вакытында Гайнетдин шулай ук Россия бүген дөньяда үз урынын эзли, дип белдерде. Бу урынны табуда мөселманнарның ролен, һичшиксез, дөрес бәяләргә кирәк, дип искәртте. «Бездә дин дәүләттән аерылган, ә дин вәкилләре сәясәт белән шөгыльләнә алмый. Әмма мөселманнар дәүләттән һич тә аерылмаган. Росиядә бүген ислам динен тотучылар бик күп. Аларның катнашыннан башка Россия көчле, алга киткән, демократик дәүләт буларак формалаша алмаячак», - диде ул тагын.
«Без яшьләрне бөтен тырышлык ислам турында дөрес фикер формалаштыру, җәмгыятьтә ислам образын яхшыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш, дип өйрәтәбез. Мөселман яшьләренең белемле, тәрбияле, зирәк булуы бик мөһим. Алар кирәк вакытта җаваплылык алып, проблемаларны чишәргә тотынырга, туган илләренә файда китерергә тиеш. мөселман өммәте бердәм, дус булсын иде», - ди Равил Гайнетдин.