Мисырда Ирак мәдәнияте көннәре дәвам итә. Каһирәдә ирак язучылары, әдәбиятчылары, рәссамнәр халык алдында чыгыш ясый. Ирак мәдәнияте һәм сәнгате мисырлыларга төрле аспектлардан тәкъдим ителә.
Ирак мәдәнияте көннәре 7 июльдә рәсми рәвештә ачылган иде. Ачылу тантанасында Мисыр мәдәният министры Фарук Хөсни һәм Ирак мәдәният министры Мәхер Дали катнашты. Мәдәни чаралар 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Программада сәнгать һәм фольклор күргәзмәләре, китап ярминкәсе, төрле мәдәни чаралар бар, дип хәбәр итә www.aljazeera.net сайты.
Ирак мәдәнияте көннәре Мисырда соңгы тапкыр моннан 20 ел элек оештырылган булган. Әлеге чара ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңай якка үзгәрүен дәлилли.