«Алтын мөнбәр» Казан халыкара мөселман киносы фестивале быелдан Казан халыкара мөселман киносы фестивале дип аталып йөртелә башлаячак. Фестиваль үзенең «Алтын мөнбәр» дигән исеменнән баш тарта.
Әлегә оешрыту комитеты катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә. Бүгенгә дөньяның 50 иленнән кино төшерүчеләр катнашырга теләк белдергән. Ел саен катнаша торган Иран, Мисыр, Согуд Гарәпстаны, Сирия, Бөекбритания, Канада, АКШ, Франция, Һиндстан, Нидерланд, Россия кино төшерүчеләреннән тыш, быел Буркина-Фасо һәм Гамбиядән дә катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Конкурска иң күп фильмны Иран дәүләте тәкъдим иткән. шулай ук Россия, Һиндстан, АКШ һәм Төркиядән дә фильмнар шактый килгән.
Гаризалар әле 30 июльгә кадәр кабул ителә.
Быел фестиваль 15-19 сентябрьдә үтәчәк.