Бүген Мәскәүдә «Мөселман яшьләре арасында экстремистлык очракларын профилактикалауда дини белем һәм тәрбиянең роле» дип аталган фәнни-гамәли конференция ачылды. Аны «Росия ислам мирасы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы үткәрә. Чараны оештыруда шулай ук Саратов өлкәсе, Мордовия республикасы, Адыгея, Кранодар крае Диния нәзарәтләре һәм Мәскәүдәге Гарәп Йорты да катнашты.
Конференциянең максаты - мөселман яшьләренең артык радикаль булуып китүенең сәбәпләрен ачыклау, анализлау, дини белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген камилләштерү юллары турында фикер алышу, экстеристлык хәрәкәтләрен бетерү, алар барлыкка килмәсен өчен профилактика чаралары үткәрү.
Чарада «Росия ислам мирасы» оешмасының төбәкләрдәге вәкилләре, Россиядәге ислам оешмалары җитәкчеләре, җитәкчелек вәкилләре, Россиядәге башка мөселман илләре илчеләре, галимнәр, журналистлар катнашты.
Конференция Мәскәүдәге «Салют» кунакханәсенең җыелышлар залында үткәрелде, дип хәбәр итә «Ансар.ру» сайты