8 июльдә Нигериядә 8 мөселман иле җитәкчеләре саммитка җыелды. Әлеге җыелышта Төркия, Малайзия, Индонезия, Мисыр, Иран, Бангладәш, Нигерия һәм Пакыстан рәсми вәкилләре катнаша. «Ислам сигезлеге» саммиты 1997 елда Истамбулда оеша. Аны булдыру тәкъдиме белән Төркиянең ул вакыттагы премьер-министры Нәҗметдин Эрбакан чыга. Бүген әлеге «сигезлеккә» мөселманнар күпләп яши торган үсеп килүче илләр керә.
Җитәкчеләр бүген Нигерия башкаласы Абуҗада икътисади һәм сәүдә хезмәттәшлеге турында фикер алышты. Шулай ук ислам илләрендәге куркынычсызлык мәсьәләсе дә көн үзәгендә булды. Бу уңайдан Иран җитәкчесе Мәхмүд Әхмәдиниҗат АКШны «диктаторлык» кылуда гаепләде. Аны үзен башка илләрдән өстен куярга теләүче дәүләт, дип атады. Бу белдерү катнашучылар арасында шактый бәхәсләр китереп чыгарды, дип хәбәр итә «Азатлык» сайты.