ВЦИОМ сораштырулары күрсәтүенчә, россиялеләр төрле дин вәкилләре арасында никахларга каршы икән. Сораштыруда катнашучыларның 48 проценты шулай, дип белдергән.
Шунысы кызык, милләтара никахлар (бер динне тотучылар арасында) 47 процент россиялене куркытмый. 34 процент исә аларны хәтта хуплый да.
Күпчелек кеше чит илдә яшәүчеләр белән гаилә коруга уңай карый. Гомумән алганда, гаилә төзүгә комачаулаучы факторлар буларак төрле диннән булудан тыш, өйләнешүчеләрнең белем һәм мәдәнилек дәрәҗәсе төрле булу да атала, дип хәбәр итә NewsRU.com.