Мәскәү шәһәре Мәгариф департаментының Көньяк округ идарәсе татар этномәдәни компонентлы урта мәктәп оештыруда ярдәм күрсәтәчәклеге турында хәбәр итте. Мондый карар Мәскәүдә яшәүче татарларның тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора. Алар шактый вакыт Мәгариф департаменты белән сөйләшүләр алып барды, дип хәбәр итә «Татарлар» сайты.
Мәктәп ачылу ярты юлда тукталып калмасын өчен, үз балаларын татар мәктәбендә укытырга теләгән ата-аналар исеменнән департаментка мөрәҗәгать әзерләнә.
Бу уңайдан Мәскәүдәге Татар үзәге башкалада яшәүче татар гаиләләренә мөрәҗәгать итә. «Әгәр дә балагызны татар мәктәбендә укыту теләге бар икән, тәкъдим ителгән үрнәк буенча гариза язарга һәм аны «Татар мәдәни-агарту үзәге»нә юлларга кирәк. Мәктәптә төп фәннәрдән тыш, татар теле, татар әдәбияты, татар мәдәнияте кебек фәннәр дә укытылачак», - диелгән әреге мөрәҗәгатьтә.
Гаризаны «Татарлар» сайтыннан алырга мөмкин. Аны 125412, Мәскәү шәһәре, Коровин шоссесы, 23 йорт, 2 корпус адресы буенча юлларга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны (499) 905-17-75, 905-03-65 телефоны аша белешергә була.