Мөселманнар Мигъраҗ кичәсен бүген кояш баю белән билгеләп үтеләчәк. Бу Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Иерусалим шәһәренең Акса мәчетенә, соңрак гыйбәдәтханәдән Аллаһ тәхетенә менү хөрмәтенә искә алына торган кичә. Дин тарихчылары әлеге вакыйганы 621 нче ел белән бәяли. Аллаһ тәхете янына Мөхәммәт пәйгамбәрне Борак исемле атсыман зат илтә. Бу вакыйга Ходай илчесенең Мәккәдәге Кәгъбәтулла мәчете янында булган. Боракка атланып Пәйгамбәр башта Иерусалимга килә, соңрак 7 кат күк аша үтеп Аллаһы тәгалә каршына баса диелә риваятьләрдә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бу төндә «Хәрам» мәчетеннән «Акса» мәчетенә күчә, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укый. Пәйгамбәребез «Акса»дан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтә. Шуның аша үткән вакытта, күкнең һәрбер катында олуг пәйгамбәрләр белән очраша. Алар белән очрашканда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күкнең һәрбер катында фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрә. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә, икенчеләре рөкугъта булуына игътибар итә. Бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләшә. Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез арасында булган сүзләр «Әттәхият»тә бар. Шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәдкә (с.г.в.) җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз итә.
Мигъраҗ кичәсен мөселманнар гадәттә гыйбадәттә, изгелектә үткәрә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала.