Шамил Әләветдинов «Хатын-кызлар һәм Ислам» («Женщины и Ислам») дип аталган яңа китабын басмага әзерли. Китап авторы укучыларга бу проектны тормышка ашыруда катнашырга тәкъдим итә.
Фикер белдерергә, темалар тәкъдим итәргә, сораулар бирергә теләкләре булган бөтен кеше дә Ш.Әләветдиновка электрон хат язып җибәрә ала. Электрон почтаның адресы: Sha_il@mail.ru («Женщины и Ислам» искәрмәсе белән).
Җибәрелгән материаллар һәм сорау-җаваплар umma.ru сайтында китап басылганчы ук эленәчәк.