Бельгия башкаласы Брюссель шәһәрендә оешкан «Газа блокадасы яклы Европа кампаниясе» тиздән Газага кимендә 7 корабтан торган флотилия җибәрәчәге турында игълан итте. Бу акциядә 9000 кеше катнашырга исәпли. Катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны исә көн саен арта.
Флотилия Израиль өчен «махсус сюрпризлар» әзерләве турында да әйтә. Яңа гуманитар акция «Азатлык флотилиясе-2» исемен алырга өлгерде инде. Әмма активистларның Газага нинди йөк алып барырга ниятләве әлегә билгеле түгел.
Израиль исә бу оешманың адымнарын җитди күзәтеп бара. Израиль хәрбиләре флотилиягә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртергә җыенмаулары турында белдерде, дип хәбәр итә MIGnews.com сайты.