Кичә Таҗикстандагы иң борынгы ислам үзәге булган Хуҗа Мәшхәд мәдәрәсәсе комплексы төзекләндерүдән соң кабаттан үз ишекләрен кунаклар өчен ачты.
Хуҗа Мәшхәд ислам дөньясында билгеле кешеләрнең берсе. Ул IX гасыр башында иң танылган ислам галимнәре рәтендә йөргән. Бик күп илләр буенча сәяхәт итеп, халыкны ислам диненә өндәп йөргән. Шулай ук Хуҗа Мәшхәд хәйрияче буларак та танылган шәхес. Аның акчасына Таҗикстанның Шаартуз районында мәдрәсә төзелә. Хуҗа Мәшхәд вафат булгач, аны шушы мәдрәсә янында җирлиләр. Әлеге комплекс соңрак туристлар яратып килеп йөри торган урынга әйләнә. Берничә ел элек ул ЮНЕСКОның мәдәни мираслары исемлегенә кертелгән.
Хуҗа Мәшхәд мәдәрәсәсе комплексын төзекләндерү эшләре 5 ел дәвам иткән. Мәдрәсә һәм мавзолей бер-берсенә бик нык охшаган ике корылмадан гыйбарәт. Алар кирпечтән төзелгән, манарасы 20 метр тирәсе озынлыкта. Биналар шундый итеп төзелкән ки, анда җәен салкынча, ә кышын җылы була. Манарадагы тишектән яңгыр да, кар да үтми, ә кояш нурлары үтеп керә һәм кояш сәгатендә төгәл вакытны күрсәтә.Архитектор-төзекләндерүче Рәхмәтҗан Сәламов әйтүенчә, мавхолей - IX гасырда, ә мәчет-мәдрәсә XI гасырда төзелгән булырга тиеш. Ә мавзолей эчендә Таҗикстанда яшәгән беренче мөселман миссионерлары җирләнгән булырга мөмкин.
Комплексны карап торучы Мәхмүди Йосыф исә мәдрәсә Х гасырда чын-чынлап ислам үзәге булган, дип билгеләп үтте. Биредә ислам дөньясында танылган шактый дин галимнәре белем алган. Әмма XIII гасыр уртасында мәдрәсә комплексы басып алучылар тарафыннан яулап алына. Бөтен шәкертләр һәм укытучылар үтерелә. Шуннан соң мәдрәсә эшчәнлеге туктала.
Әлеге тарихи һәйкәлне өйрәнү XX гасырның 50нче елларында башлана. Ул вакытта биредә бик күп санда тарихи экспонатлар табыла. Алар барысы да «Эрмитаж» музеена җибәрелгән, дип хәбәр итә РИА «Новости».