Татарстанның 11 имам-мөхтәсибе Сириягә укырга җибәрелде. Алар Дамаск шәһәрендәге танылган «Әбу Нур» университетында белем күтәрү курсларында укып кайтачак.
Белем күтәрү курслары 40 көн дәвам итәчәк.
Укырга китүчеләр арасында Спас районы мөхтәсибе Фәрхад хәзрәт Минсәгыйров, ТР Диния нәзарәтенең Үзәк тикшерү комиссиясе әгъзасе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм башка имам-мөхтәсибләр бар.