Азнакайнын Ишкәев исемендәге балалар паркында “Өмет” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белән берлектә оештырылган “Минем гаиләм” бәйрәме булып узды.
Әлеге чара бала һәм ата-ананы тагы да якынайту, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, физик культура тәрбияләү кебек максатларга юнәлдерелде. Азнакайныћ рәсми порталыннан алынган хәбәрләргә караганда, бәйрәм чараларында гаилә командалары көч сынашты.
Алар үзләренчә “Мушкетерлар” һәм “Дуслык” дип исем бирделәр. Спорт ярышлары көнкүреш мәсьәләләре белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә, зур булмаган аерма белән “Мушкетерлар” җиңеп чыкты. Бәйгеләр ахырында, бәйрәмгә җыелганнар өчен җырлы-биюләр оештырылды.