Төмән җирендә Тубыл шәһәре һәм Манҗел авылы мәчетләреннән кала, Тубыл районының Тубылтора авылында ике йөз елдан артык элек Кукшан исемле кеше Петербургка җәяүләп барып җитеп, патшабикә Екатерина 11 дән рөхсәт алып кайтып, кирпечтән салдырган мәчет тә хөкүмәт карамагындагы архитектура истәлекләре рәтендә булырга тиеш иде, аңлашлымаучылык аркасында ул исемлектән төшерелеп калдырылды. Шушы мәчет ун еллар элек өлкә хакимиятенең матди ярдәме белән торгызылганда, төзүчеләр мәчетнең диварларын тышлаганнар. Шунлыктан, мәчет инде тарихи йөзен югалткан, дип, аны тарихи архитектура истәлекләре исемлегеннән төшереп калдырдылар.
Халык телендә Манҗел Малчынга әверелеп, икенче төрле Ямбай, рәсми органнарда Ембаево дип аталган шушы зур авылда сакланган мәчет бүген Себердәге мөселман архитектура истәлекләренең иң күркәме. Анда хакимият ярдәме белән өлешчә төзекләү эшләре үткәрелеп, ир балалар өчен зур булмаган мәдрәсә дә эшләп алды, әмма бу бина уку йортына булган санитария таләпләрен канәгатьләндермәү сәбәпле эшен туктатты.
Менә быел, аны элекке хәленә кайтарып торгызу өчен, өлкә бюджетыннан финанс ярдәме бүленеп бирелде. Хәзерге вакытта элек шәкертләр өчен торак булып торган бер йорт мәчет комплексына кайтарылып, анда төзеклек эшләре башланды. Комплекска кергән икенче зуррак бинада - элекке мәдрәсә бинасында Манҗел авылының тарихи һәм этнографик музее урнашкан. Музей өчен башка бина булдырылгач, бу бина да мәчет комплексына кайтарылыр, дип ышандыралар өлкә җитәкчеләре.
Тубыл мәчетен торгызу өчен өлкә хөкүмәте бюджетыннан 37, 5 миллион акча каралган. Мәчетнең имам-хатибы Ибраһим хәзрәт Сухов әйткәнчә, Тубыл мәчете мөселман архитектурасы рухында берникадәр үзгзәртелеп корылачак дип хәбәр бирә "Татар-информ" агентлыгы.