Бүген Франция парламенты җәмәгать урыннарында хиҗаб һәм пәрәнҗә киюне тулысынча тыя торган закон проектын карый. Исегезгә төшерәбез, әлеге закон проектын илнең президенты Николя Саркози тәкъдим итте. Франция исә, гомумән, Европа берлеге илләре арасында беренчеләрдән булып мөслимәләрнең бу рәвешле киенеп йөрүен тыя. Хәзер исә бу кануни рәвештә расланырга тора.
Франция хакимияте җәмәгать урыннарында хиҗаб яисә пәрәнҗә кию өчен 150 евро күләмендә штраф кертергә тәкъдим итә. Алай гына да түгел, берничә тапкыр «канун бозучылар»га мәҗбүри рәвештә Франциядә үз-үзеңне тоту нормалары турында лекция тыңлатачаклар, ә хатыннарын яулык бәйләп йөрергә мәҗбүр иткән ирләргә 15 мең евро күләмендә штраф салачаклар яисә 1 елга ирегеннән мәхрүм итәчәкләр, дип хәбәр итә «Российская газета».
Белгечләр фаразлавынча, гражданнарының шактый зур өлеше мөселманнар булган Франциядә бу канун бик зур шау-шу куптарачак һәм мөселманнарны радикаль чаралар кулланырга мәҗбүр итәчәк. Шуңа күрә алар пәрәнҗә киюне генә чикләргә телиләр. Мәсәлән, дәүләт учреждениеләрендә һәм транспортта гына. Юристлар Франция җитәкчелеген мөселманнар тарафыннан күпсанлы шикаятьләр булачагы турында искәртеп куйдылар.
Иран республикасының Тышкы эшләр министры Манучехр Моттаки, Европаның кайбер илләрендә мөселманнарга шәригать буенча тормыш алып баруга китә коруны Европа илләре җитәкчелегенең дини нетерпимость күрсәткече дип атады.
Хәзерге вакытта Европада 53 миллионнан артык мөселман яши һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Белгечләр фаразлавынча, 2050 елга 50 процент европалы мөселман булачак. Әмма кайбер илләрдә бу табигый процессларга комачауларга тырышалар. Бу Европаның мәдәни, иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм башка өлкәләрдә үсешенә һич кенә дә уңай йогынты ясамый. Киресенчә, көчле киеренкелек тудыра.