Иран галимнәре дөньяда тиңе булмаган электрон Коръән ясаганнар. Кечкенә генә булса да, әлеге Коръән мөселманнар өчен бик файдалы булачак.
Яңа җайланманың экраны 4,3 дюймлы гына. Ә менә мөмкинлекләре билгеләп бетергесез. Электрон Коръәндә гарәп тексты, аның тәрҗемәсе, укылышы, шәрехләүләр һәм эзләү системасы бар.
Әлеге Коръәнне эшләгән белгечләр төркеме җитәкчесе Сәет Нахаи әйтүенчә, мондый яңа җайланманы сатып алырга теләүчеләр күп булачак. Инде хәзер үк Ирак, Бахрейн, Төркия кебек мөселман дәүләтләре электрон Коръән сатып алырга теләк белдергән. Алга таба аны Европага да сатарга чыгарырга ниятлиләр. Бу турыда ABNA мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.