Быел VI «Алтын мөнбәр» Халыкара мөселман кинофестивале Казанда 15-19 сентябрьдә үтәчәк. Ул беренче тапкыр 2005 елда беренче тапкыр узган иде. Фестивальнең оештыручылары быел да Россия Мөфтиләр советы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре администрациясе.
Фестивальдә катнашу өчен заявкалар инде кабул ителә. Ул 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә фестивальнең жюри составы һәм дәрәҗәле кунаклар исемлеге билгеле түгел. Шулай да, традиция буенча, билгеле шәхесләрнең кунакка килүе көтелә.
Исегезгә төшерәбез, төрле елларда «Алтын мөнбәр»гә Катрин Денев, Марк Дакаскос, Кэри-Хироюки Тагава кебек дөнья кинематографында популярлыкка ирешкән шәхесләр килгән иде.