«Иман» нәшриятында Фирдәвес Галимованың «Зөлхиҗҗә ае гамәлләре» дип аталган китабы дөнья күрде. Анда мөселман календарендагы бу айның бәрәкәте турында сөйләнелә. Шулай ук зөлхиҗҗә аенда укырга киңәш ителә торган догалар, әйтелә торган зикерләр китерелә, өстәмә намазлар турында мәгълүмат бирелә.
Әлеге китап аңлаешлы тел белән, татар телендә язылган. Догалар транскипциядә һәм тәрҗемәдә бирелгән, дип хәбәр итә Islamrt.ru.