Мәскәү өлкәсендәге Малаховкада мөселман оешмасының офисы ачылды. Биредә инде хәзердән үк намазлар укыйлар, Коръән ятлыйлар. Офисны рәсми рәвештә ачу исә сентябрь аена планлаштырылган. “Изге Рамазан ае тәмамланганчы ачырга тырышачакбыз”, дип ышандырды “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесен Рамил Рахманкулов.
Офис әле берничә көн генә эшләүгә карамастан, мөселманнар аны яратып өлгергәннәр. Гомумән, бу офис җирле татарларның очрашу урыны гына түгел, ә Мәскәү өлкәсе Люберцы һәм якындагы башка районнардагы мөселманнар өчен дини үзәк тә булырга тиеш.
Малаховкада шулай ук мәчет төзү дә планлаштырыла, дип хәбәр итә "Татар-информ".