Аэропортларда куелган сканерлар тире яман шеше китереп чыгарырга мөмкин, дип белдерә галимнәр. Әлеге җайланмалар тиешеннән 20 тапкырга артыграк нурланыш чыгара икән, дип хәбәр итә Siasat.com порталы.
Нью-Йорктагы Колумбия университетының радиология тикшеренүләре үзәге җитәкчесе, доктор Дэвид Бреннер әлеге җайланмалар кеше сәламәтлегенә чынлап торып зарарлы, дип белдергән. «Пассажирларны гадәти Х-нурланыш бирә торган җайланмалар аша гына чыгарсалар, яхшырак булачак», - ди ул.
Әмма аэропарт җитәкчелеге сканерлар кеше өчен куркыныч түгел, дигән фикердә тора. Алар Гражданлык авиациясе идарәсе тарафыннан да яраклы дип табылган. «Инструкция буенча бер кешегә ел дәвамында 5000 тапкыр сканер аркылы үтәргә мөмкин», - дип белдерә алар.