«Интернет киңлеге. Интернет киңлегендә - дин» дип аталган VIII Халыкара конференция Чехия республикасының Брно шәһәрендә үтәчәк. Ул 26-28 ноябрьдә үтәр дип ниятләнә.
Конференцияне Масарик исемендәге Университетның юридик һәм социологик факультеты, Чарльз исемендәге Университетның иҗтимагый фәннәр факультеты оештыра. Анда фәнни җәмәгатьчелек катнашында Интернет киңлеге һәм дин бәйләнеше, диаспоралар челтәре булдыру, дини киңлекне берләштерү, он-лайн режимында киңәшмәләр үткәрү, Интернет-мөфти, яңа дини агымнар, Интернетта дини темага бәхәсләр оештыру кебек мәсьәләләр турында сөйләшү булачак.
Конференциядә чыгыш ясарга теләүчеләрнең докладлары 31 декабрьгә кадәр кабул ителә. Конференция материаллары Масарик исемендәге Университетта чыгучы «Хокук һәм яңа технологияләр» журналында басылачак, дип хәбәр итә «Ислам портал».