Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елда Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтү турындагы указга кул куйды.
29 июндә кул куелган указ нигезендә быел Корбаен гаете 16 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк. Ай календаре буенча ул шушы көнгә туры килә. 16 ноябрь рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителә. Ул быел сишәмбегә туры килә.