Россиядә беренче тапкыр ислам хәйриячелегенә багышланган конференция булды. Ул Казанда үткән ислам бизнесы һәм финанслары буенча II Халыкара саммит кысаларында оештырылды.Әлеге конференцияне оештыру фикере белән Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды һәм Мөселман иганәчеләренең халыкара конгрессы чыкты.
«Россия җәмгыятендә мөселман хәйриячелеге: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган «түгәрәк өстәл» сөйләшүе Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды директоры Линар Якуповның чыгышы белән башланып китте. «Бүген хәйриячелек белән шөгыльләнүче махсус оешмалалар барлыкка килде. Аларга ярдәм күрсәтердәй эшкуарларыбыз да бар. Әмма әлегә кадәр дәүләт тарафыннан да, эшкуарлар тарафыннан да уртак стратегия булдырылмаган», - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
«Түгәрәк өстәл» сөйләшүендә чит ил вәкилләре дә катнашты. Алар бу уңайдан бик зур кызыксыну күрсәтте, хәйриячелек өлкәсендәге проблемаларны барлап, аларны чишү юлларын да билгеләргә ярдәм итте. Күп кенә чит ил эшкуарлары Россиядә ислам хәйриячелегенең җәелмәвен законнар системасы камил булмау, дәүләтнеке булмаган оешмаларга тиешле дәрәҗәдә игътибар күрсәтмәү, ислам оешмаларына булган сакчыл караш саклану белән аңлата. Мөселман иганәчеләренең халыкара конгрессы җитәкчесе Тарик Шим, мисал өчен, «Россия АКШ кебек үк дәүләтнеке булмаган ислам оешмалары булдыру яклы түгел. Россиядә хәзер 220 дәүләтнеке бҗулмаган оешма бар. Әмима аоар арасында ислам оешмалары бик аз. Хәйриячелек алга китсен өчен аларның да үсеш алуы кирәк», - дип белдерде.
«Солидарность» хәйрия фонды президенты Лилия Мөхәммәдярова фикеренчә, биредә дәүләт органнарын гына гаепләргә кирәкми. Мөселманнар әлегә үзләре дә бу өлкәдә бик пассив. Шулай ук Лилия ханым ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдән дә салым алынуын җитди проблема, дип атады. Хәйрия акчасыннан да салым түләнеп бару башка сыя торган гамәл түгел, диде ул.
Казандагы «Вакыф» мөселман оешмасы рәисе Мурат Галиев та законнарның эшләнеп бетмәгәнен билгеләп үтте. РФ законнары хәйриячелекне җайга салуны күздә тотмый. Россиядә вакыфның ниндидер уңайлы формаларын табып, бу өлкәдә дә эш алып барырга кирәк, дип белдерде ул.
Утырыш ахырында хәйрия оешмаларын һәм эшкуарларны берләштерү фикере әйтелде. Әлеге берләнү мөселман хәйриячелегенең үсү нигезе булачак.