Көньяк Сахалин төбәгендәге Оха шәһәрендә татар милли үзәге ачылды. Аңа якын итеп, «Туган тел» дип исем бирделәр.
Өлкәнең үзендә дә «Туган тел» дип аталган Татар мәдәни үзәге эшләп килә. Охада татар үзәге оештырырга алар ярдәм иткән дә инде. Өлкә татар үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова: «Сахалинның төньягында бу беренче татар үзәге, ә бит монда татарлар бик күп яши. Үзәк ачылу белән татарларны Оха мэры Сергей Пакулин да тәбрик итте, һәм киләсе елда шәһәрдә Сабан туе оештырырга ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде», - дип сөйләде.
Охада Татар мәдәни үзәге ачылышына дәрәҗәле кунаклар җыелды, алар җәмгыятькә музыкаль үзәк, караоке, халык көйләре белән дисклар бүләк иттеләр. Бәйрәмгә милли ризыклар, декоратив–гамәли сәнгать күргәзмәләре үткәрелде, дип хәбәр итә «Интертат».