Бүген «Касыймия» мәдрәсәсенең элеккеге бинасын «Апанай» мәчетенә тапшыру тантанасы булачак. Тантаналы чара көндезге 12.00 сәгатьтә үтәр, дип көтелә.
«Апанай» мәчете, мәчет карамагындагы сәүдә йорты һәм «Касыймия» мәдрәсәсе элек бер комплекс тәшкил иткән. Ул Казандагы ислам дине үзәкләренең берсе булган.
«Апанай» мәчете (Казан, К.Насыйи ур., 27; башка атамалары: «Икенче җәмигъ», «Байлар» мәчете) 1768-1771 елларда сәүдәгәр Якуп Солтангалиев акчасына төзелә. ХVIII гасыр ахары ХХ гасыр башларында мәчет сәүдәгәр Апанаевлар карамагында булган. Гыйбадәтханәдә Салих бин Сә-гыйть, Фәхретдин хәзрәт, Исхак бин Сәгыйть, Сәлахетдин бин Исхак, Таҗетдин бин Бәшир кебек дәрәҗәле дин белгечләре хезмәт иткән.Апанай мәчете аерым бер участокта, урам сызыгына почмак белән урнашкан. Ул ике катлы, ике заллы, түбәдәге манаралы була. Кайчандыр оригиналь архитектурага ия булган мәчеттән хәзерге вакытта нибары турыпочмаклы, фасадларында затлы бизәлеш эзләре күренә торган каркас кына сакланган. 1930 елларда манара, гөмбәзле түшәмнәр, түбәләр вәхшиләрчә җимерелә, интерьер тулысынча диярлек юк ителә, иске тәрәзәләр таш белән томалап куела, яңа тәрәзәләр исә ике рәт рәвешендә ясала. Хәзер мәчет бераз төзекләндереп, яңалдан мөселманнарга хезмәт итә.
Мәчет кырыендагы сәүдә йорты 1882 елда төзелә. Бу елда сәүдәгәр И.Юнысов мәчет кырыенда бер катлы бина төзи. Анда сәүдә ноакталары ачып җибәрә. 1887 елда Апанаевлар әлеге бинаны үзләренә ала һәм тагын да зурайтып, икенче катын төзеп, зур сәүдә йортына әверелдерә.
Мәчет карамагындагы мәдрәсә исә бик күп галимнәр, язучылар белем алган уку йорты булып тора. Аны халык телендә «Апанай» мәдрәсәсе дип тә, «Күл буе», «Касыймия» мәдрәсәсе дип тә атыйлар. Анда Гаяз Исхакый, Габдрахман Ильяси, Садри Максуди һ.б. бик күп танылган кешеләр белем алган.