«Дин нигезләре» фәне: беренче нәтиҗәләр

Свердловск өлкәсенең Мәгариф министрлыгы «Дин нигезләре һәм дөньяви этика» фәнен укыту буенча беренче нәтиҗәләр һәм перспективалар турында

БӘЙЛЕ
2010 Июн 23

Свердловск өлкәсенең Мәгариф министрлыгы «Дин нигезләре һәм дөньяви этика» фәнен укыту буенча беренче нәтиҗәләр һәм перспективалар турында семинар-киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә рәсми орган вәкилләре, Свердловск өлкәсенең Мәгарифне үстерү институты һәм Курган өлкәсенең Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты галимнәре, укытучылар, педагоглар, дин эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә IslamRF.Ru сайты.

Свердловск өлкәсендә хәзерге вакытта әлеге курсны укыту буенча эксперимент үткәрелә. Экспериментта 35 мең укучы һәм 2 мең укытучы катнаша. Әлегә факультатив буларак «Дин нигезләре һәм дөньяви этика» фәнен 4 сыйныф укучылары үзләштерә. Аларның әти-әниләрен җыеп, курсны сайлау үзенчәлекләре аңлатылган. Уку барышында укыту планына, программага кайбер үзгәрешләр кертелгән.

Мәгарифне үстерү институты ректоры О.Гайнанов сүзләренчә, институт укытучыларын махсус рәвештә Мәскәүдә укытып кайтарганнар. Өлкәдән 132 укытучы Мәскәүдә Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү академиясендә белем күтәреп кайткан. Яңа фәнне укытырга тиешле калган педагогларга нәкъ менә алар белем биргән.

«Дин нигезләре һәм дөньяви этика» фәнен укыту буенча килеп туган проблемалар турында да сөйләшү булды. Иң зур проблема: дәреслекләр һәм методик әсбаплар булмау. Шулай ук укытучыларга хезмәт хакы түләү системасы да әлегә җайга салынмаган. Нәтиҗәдә, яңа фәнне төп расписаниегә кертеп булмый, ә аны дәресләрдән соң яки сыйныф сәгате урынына укыту педагогларны да укучыларны да канәгатьләндерми.

Әлеге мәсьәлә турында сөйләшү төгәлләнмәде әле. Ул Мәскәүдә дәвам итәчәк. 16 сентябрьдә башкалада «Дин нигезләре һәм дөньяви этика» фәнен укыту буенча зур җыелыш-киңәшмә үтәчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе