Үз өлкәсендә иң авторитетлылардан саналган SND (Society for News Design) газеталар дизайны буенча халыкара җәмгыяте ел саен бизәлеш ягыннан иң яхшы басма матбугат чараларын билгели.
Быел иң сыйфатлы басма дип Төркиядә чыга торган «Zaman» газетасы табылган. Халыкара газеталар ассоциациясе (WAN – The World Association of Newspapers) үткәргән иң сыйфатлы басмага конкурста «Zaman», төрек газеталарыннан иң беренчеләрдән булып, премиягә лаек булган. Хәзер әлеге газета 2010-2012 елларда Югары сыйфатлы төсле газеталар халыкара клубының әгъзасы булачак. Бу клубта әгъза булып тору газета чыгару өлкәсендә бик дәрәҗәле санала.
4-6 октябрьдә исә Алманиянең Гамбург шәһәрендә үтәчәк Expo-2010 күргәзмәсендә WAN төрле елларда билгеләнеп үткән басмалар турында мәгълүмат тупланган җыентык тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә islam-portal.ru.