Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шардж әмирлегендә урнашкан “Казан” ресторанында беренче татар пары никах мәҗлесен үткәрде. Кәләш Һадия Шәнгәрәева – Әмирлек университеты студенты, кияү Рузалин Хәмидуллин – армрестлинг буенча күп тапкыр дөнья чемпионы. Бөтен туганнар да Гарәп Әмирлекләренә барып җитә алмау сәбәпле, туй 26 июньдә Чаллыда үтәчәк.
Татарлар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә никах, туй мәҗлесләрен еш үткәрә. Бу мәҗлеснең үзенчәлеге – тәүге тапкыр махсус татар ресторанында үткәрелүендә.
Гомумән, “Казан” рестораны татарлар арасында гына түгел, Россия, БДБ илләреннән ялга килгән кешеләр арасында да бик популяр икән, дип хәбәр итә “Татар-информ”.