Бүген илдә Хәтер һәм кайгы көне. Шул уңайдан, сәгать 10.00дә Казанның Җиңү паркында ветераннар, студентлар һәм Казан гарнизоны хәрбиләре катнашында «Хәтер шәме» акциясе һәм митинг башланды.
Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарны Мәңгелек уттан ут элдергән «хәтер шәме» янында бер минут тынлык белән искә алу, бүген ирекле илдә яшәеш өчен шәһид киткәннәр турында хәтер яңартып, алар хөрмәтенә чәчәкләр салу оештырылачак.
Фашист Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенең 69 еллыгына бәйле бу акцияне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы, ТР РОСТО (ДОСААФ), Республиканың «Патриот» үзәге, «Кар десанты» яшьләр оешмасы вәкилләре. ТР РОСТО (ДОСААФ) хәбәр иткәнчә, Җиңү паркына бүген, шулай ук, республика патриотларының палаткалы җыенында катнашучы яшьләр, эзтабарлык отрядлары, иҗтимагый оешмаларга йөрүче егетләр һәм кызлар, Казан халкы җыелачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».