Төркия һәм Казахстан бергәләшеп Кыргызстанга ярдәм әзерлиләр. Бу турыда Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давудоглы хәбәр итә.
«Без уртак ярдәм күрсәтергә ниятлибез. Башта без Кыргызстанга икътисади, дипломатик һәм куркынычсызлык өлкәсендә нинди ярдәм кирәк, шуны ачыкларбыз», - диде ул Казахстанның тышкы эшләр министры Канат Саутбаев белән сөйләшүләр вакытында.
Шулай ук тышкы эшләр министры: «Кыргызстанда хәлләр тотрыклансын өчен Төркия кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк», - дип белдерде. Казахстан да бу эштә актив катнашачагын искәртте министры Канат Саутбаев/