Бүгенгә Кыргызстанда сәяси хәл бераз тынычланды. Хәзер әлеге вакыйга уңаеннан хокук сакчылары гаеплеләрне эзли. Кыргызстанның Ош шәһәрендә булган тәртипсезлекләр буенча инде 90 җинаять эше кузгатылган, 20 кеше кулга алынган. Алар арасында чит ил гражданнары да бар. Әмма әлегә аларның кайсы илдән булулары хәбәр ителми.
Рәсми мәгълүматлар буенча, бәрелешләр вакытында 192 кеше һәлак булган. Әмма үлүчеләрнең саны чынлыкта күбрәк булуын бүген җитәкчеләр дә кире какмый. Чөнки Ош өлкәсендә 1 меңнән артык кеше хәбәрсез югалган туганнарын эзли.
Вазгыять бераз тынычлануга карамастан, комендант сәгате әлегәчә гамәлдә кала. Чөнки халык кулында әле дә тапшырылмаган кораллар саклана.