Россиядә ислам динен кабул итү көнен истәлекле даталар исемлегенә кертү мәсьәләсе 19 июньдә үткән Изге Болгар җыенынада да күтәрелде. Әлеге мәсьәләгә багышлап рәсми органнар һәм мөселман җәмәгатьчелеге катнашында «түгәрәк өстәл» оештырылды. Ул «Россиядә Ислам: тарих һәм хәзерге заман» темасы кысаларында үткәрелде.
Сөйләшүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың башка рәсми кешеләре, шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман Исхакый һәм Дагстан, Чечня һәм Россиянең башка төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге вәкаләтле вәкиле, Мәскәү шәһәре, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан Республикалары фәнни җәмәгатьчелеге катнашты.
«Түгәрәк өстәл» артында сөйләшү вакытында Россиядә ислам дине кабул итү датасын билгеләү, аның тарихи нигезе турында сүз барды. Биредә Татарстан галимнәре генә түгел, ә башка төбәктән килгән галимнәр һәм мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләренең дә фикерләре тыңланды. Сөйләшү барышында Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүе, бу исә дипломатик яктан аны мөселман иле итеп тануга китерү, социаль-икътисади үсешенә зур этәргеч бирү һәм, нәтиҗәдә, ислам дөньясы чикләрен Урта Иделгә кадәр киңәйтеп, цивилизацияле дөньяга зур ил ачуы турында сөйләнде.
Ислам таралышын хәзерге Россия киңлегендә караганда, ул VII гасырның 40 нчы елларында ук хәзерге Дагстан территориясендә тарафдарларын тапкан. Ә Идел буендагы Хәзәр каганатына исә ислам Урта Азия аша үтеп кергән, таралыш тапкан. Аннан соңгы чорларда ислам уртак рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне формалаштыру факторларының берсе була алды, мөселманнар Россия цивилизациясенең үсешенә сизелерлек өлеш кертте, дип билгеләп үтелде утырышта.
Бу уңайдан ТР Президенты Р.Миңнеханов: «Истәлекле датаны билгеләргә кирәк булуы бәхәссез. Аны тәгаенләгәндә исә төрле юнәлештә тарихи фактлар буенча мәгълүматлы галимнәр фикеренә, анализына таянырга, гомумән, бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк», - дип белдерде. Бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр әле алга таба да дәвам итәчәк.