АКШ президенты Барак Обаманың Каһирәдә чыгышы вакытында ислам дөньсы белән яңа элемтәләр булдыру турында әйтүенә бер ел үтте.
«Pew Global Attitude» АКШ тикшеренүләр үзәге мәгълүматлары буенча, шул арада мөселман илләрендә аңа ышаныч бик нык кимегән. Мәсәлән, Мисырда Обамага нибары 33 процент халык ышана. Пакъстанда исә бу сан тагын да азрак – 8 процент.
Белгечләр фикеренчә, түбән саннар Обаманың Якын Көнчыгышта тәртип салырга дигән вәгъдәсендә тормавы, Әфганстан һәм Гыйракта сугыш дәвам итү нәтиҗәсе.
Шул ук вакытта Франция (73 %), Бөекбритания (65%), Алмания (63%) кебек Аурупа илләрендә АКШ илбашына ышаныч зур.