Танылган мода тарихчысы, сәнгать белгече һәм алып баручы Александр Васильев бу сезонда «мөселманча» киенеп йөрү модада булачак, дип белдерде. «Российская газета»га биргән әңгәмәсендә ул: «Хәзер мөселманча киенү стиле модага кереп бара. Бу - артык кычкырып тормаган, әмма ачык төстәге, сыланып тормаучы, киң җиңле киемнәр», - ди.
Мода белгече мондый киемнән йөрергә теләүче туташ-ханымнарны аксессуарлар сайлаганда аеруча игътибарлы булырга чакырды . «Агачтан яки пластмассадан ясалган зур, төрле төстәге бизәнү әйберләренә өстенлек бирегез», - дип киңәш итте ул.
Ирләр модасында да исламга тартылыш бар, дип билгеләп үтте А.Васильев.