Чувашиядә Коръәнне чуваш теленеә тәрҗемә итәргә җыеналар. «Инҗилне чуваш теленә тәрҗемә иткәч, без дә уйга калдык. Коръәнне дә чуваш теленә тәрҗемә итү нияте бар», - дип белдерде мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир Кырганов.
Аның сүзләренчә Коръәнне чуваш теленә тәрҗемә итү телне саклап калуга, аны тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. «Чуваш телендә бик күп борынгы сүзләр бар. Аларның күбесе татар сүзләе белән аваздаш», - дип белдерде ул «Чувашстан - уртак йортыбыз» дип аталган «түгәрәк өстәл» вакытында.
Сүз уңаеннан, Чувашcтанда бүген 67,7% - чуваш, 26,5% - рус, 2,8% татар яши. Барлык халыкның саны - 1,313 миллион. Аларның 36,4 меңе татарлар, дип хәбәр итә IslamRF.Ru сайты.