Курган шәһәрендә яшәүче берәү апрель аенда Себер урамындагы мәчетнең диварына мөселманнарны мәсхәрәли торган сүзләр яза һәм свастика ясап китә. Хокук сакчылары шунда ук бу уңайдан җинаять эш кузгата. Гаепләнүче берничә көннән соң ук кулга алына.
Шушы көннәрдә әлеге уңайдан суд эше булды. Суд әлеге адәмне 1 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарты. «Прокурор тәкъдиме белән кулга алынучы гаепле, дип табылды һәм суд аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды», - дип хәбәр итә РФ Генпрокуратурасының Урал федераль округы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Әгәр дә гаепләнүче шартлы җәза алуның тәртипләрен бозса яки кабаттан җинаять эшләсә, аны рәшәткә артына утыртып куячаклар, дип хәбәр итә РИА-Новости.