Газа тирәсендәге шау-шу әлегәчә тынмый. Мәсьәләгә дөнья җәмәгатьчелеге дә мөнәсәбәт күрсәтә башлады. Европа берлегенең тышкы эшләр һәм саклык сәясәте буенча вәкиле Кэтрин Эштон бәйсез тикшерү үткәрергә кирәклеге турында әйтә. Тикшерү нәтиҗәләре Палестина халкын да, Израильне һәм Төркияне дә канәгатьләндерергә тиеш.
Эштон әйтүенчә, Газадагы вазгыятькә тыныч кына карап булмый. Чөнки Израиль палестиналыларга мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерү өчен төзелеш материаллары да кертергә бирми. Гуманитар ярдәм буларак аерым продуктлар кертелсә дә, ит кертелми. Палестиналыларның хәлен җиңеләйтү өчен иң элек гуманитар ярдәм кертүгә чикләүләрне юк итәргә кирәк, ди Эштон. Бу мәсьәләне хәл итү максатыннан якын арада Газага Европарламент комиссиясе киләчәк.
Ул арада Газа халкына ярдәм итү өчен икенче «Азатлык флотилиясе» оештырыла. IHH фонды президенты Бюллент Йилдырым әйтүенчә, 6 корабтан торган флотилия блокаданы тулысынча бетерү өчен көрәшәчәк. Флотилиянең гаделлек өчен көрәш алып баруын күрсәтү өчен фонд журналистларны йөкне тикшереп карарга чакырган.
Әлеге белдерүдән соң Израиль рәсми рәвештә блокаданы йомшарту турында хәбәр итте. Хәзер Газага барлык төр ашамлыклар да кертергә рөхсәт ителә. Ләкин әлегә төзелеш материалларын кертү буенча чикләү бетерелмәгән. Бүгеннән Газага 150 төрдәге товар кертергә мөмкин. Блокадага кадәр анда 4000нән артык төр товар кертергә мөмкин иде.